Казанда коммуналь хезмәтләргә булышучыларга акча биреләчәк.
Казанда коммуналь хезмәтләргә ярдәм итү өчен көрәк тотып урамнарга чыккан мәнле кешеләрне бүләкләячәкләр. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин шулай дип белдергән. Бу хакта “KazanFirst” яза.
– Әйдәгез, кар җыештыру штабы җыелышына кадәр кешеләребезне ничек бүләкләү турында сөйләшеп алыйк. Шул исәптән акчалата, – дип мөрәҗәгать иткән Казан районнары хакимиятләре башлыкларына Метшин.
Мэр коммуналь хезмәтләр ярдәмчеләреннән ишегалдын тәртиптә тоткан өчен бер атнага түләү алмаска тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез