Үзәк банк узган елда Татарстанда 32 “кара кредитор”ның һәм ике финанс пирамидасының эзенә төшкән. Ә алдагы елда исә республикада 28 шундый оешма ачыкланган булган.
Татарстанда законсыз банклар ломбард яки комиссион сәүдә рәвешендә кредитлар биргән. Әмма алар ломбардлар исемлегенә кертелмәгән.
Билгеле булганча. “кара кредитор”лар зур процентлар исәпли, ә законсыз ломбардлар салынган мөлкәтне сата. Финанс пирамидаларын исә аноним интернет-сәхифәләреннән һәм мессенджерлардагы каналларыннан (алар анда акча җәлеп итү буенча проектларын рекламалый) белергә мөмкин. Гадәттә мондый оешмалар чиктән тыш зур керемнәр вәгъдә итә.
Исегезгә төшерәбез: узган елда Россиядә 9 меңнән артыграк “кара кредитор” теркәлгән. Шул ук вакытта аларның саны 19 процентка кимегән. Ләкин финанс пирамидалары саны 1,9 тапкырга артып, 5,5 меңгә җиткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез