Быел 10 айда Татарстанда эшләүчеләр арасында кече бизнеска җәлеп ителүчеләрнең өлеше 40 процент чамасы тәшкил итә. Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
Аның әйтүенчә, республикада кече һәм урта эшмәкәрлек барлык төп күрсәткечләр буенча үсә. Үзмәшгульләр, яңа предприятиеләр булдырып, үз проектларын башлап җибәргән. Гыйнвардан октябрьгә кадәрге чорда аларның саны 352,7 мең кешегә җиткән.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 4 процентка үсеп, 176,9 меңнән артып киткән. Быел бу секторда барлык төп юшәлешләр буенча үсеш күзәтелә. Болар – IT, эшкәртү производствосы, туризм, логистика, фән-техника өлкәсе һәм башка шундый өлкәләр.
 Шул ук вакытта урта предприятиеләр саны – 7,4, кече предприятиеләр саны – 4,8 процентка арткан.
Наталья Кондратова сүзләренә караганда, бу күрсәткечләргә эшмәкәрләрнең тырышлыгы, шулай ук “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешкәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез