Татарстанда килененә кайнар су сипкән кайнананы җәза көтә

Алабугада килененә кайнар су сипкән 71 яшьлек хатын суд каршына басачак.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, март аенда хатын-кыз низаг вакытында улының хатынына кайнар су сипкән, ә аннары кәстрүл капкачын алып, килененең башына суккан. Нәтиҗәдә хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган. Кайнана гаебен ул тулысынча таныган. «Корал сыйфатында кулланыла торган предметларны кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре