Татарстанда көчле янгында 2 кеше һәлак булган: "Җирләүне авыл халкы күтәрде"

Бүген төнлә Актаныш районның Яңа Кормаш авылында йорт янып ике кеше һәлак була. Ут кичке уннар тирәсендә чыга. Әлеге йортта бер ялыгзы гына ир-ат яши. Аның янына дусты килгән була.
– Кеше гомерләре бигрәк җәл. Әле икесе дә яп-яшь иде. Өйләнмәнгән егетләр алар. Авыл өчен зур хәсрәт булды бу. Бу ике ир-атның да әти-әниләре, якын туганнары юк иде. Икесе дә тартырга яраткан. Авылдашлар шулай, ди. Күрәчәкләре булгандыр инде, коткара алмадык, – ди Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина. –Янгын сүндерүчеләр икесенең дә мәетен тапты. Аларны җирләдек тә. Бөтен авыл халкы ярдәме белән, соңгы юлга озаттык.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре