Бүген Татарстанда көчле яңгырлар яву һәм җил булу аркасында берничә агач ауган һәм биналарның түбәләре зарарланган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Питрәч районы Шәле авылында алты шәхси торак йортның һәм аның янындагы корылмаларның түбәләренә зыян килү очраклары теркәлгән. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бу районда җил тизлеге секундына 17 метрга җиткән. Бәхеткә, һава торышы нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, барлык йортлар да яшәү өчен яраклы булып калган.
Моннан тыш, агачлар авуның алты очрагы теркәлгән: берсе Казанда, дүртесе - Питрәчтә, берсе Биектау районындагы Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә. Кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез