Татарстанда коточкыч янгында терлекчелек комплексында эшләүче 6 ир үлгән

Алабуга районының Малореченский бистәсендә терлекчелек комплексы эшчеләре вакытлыча яшәр өчен билгеләнгән йортта бик көчле янгын чыккан. Республика прокуратурасы янгын урыныннан фотоларны чыгарды.

Фотода күренгәнчә, янгын нәтиҗәсендә барак тулысынча янып беткән. Ут 300 квадрат метр мәйданны ялмап алган. Янгын чыккан вакытта эчтә 39 кеше булган. 33 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән,  аларның берсе җәрәхәтләр алган. Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр алты һәлак булган ир-ат гәүдәсен тапкан. Утны сүндерү өчен 14 белгеч һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре