Өчесенә зыян килгән.
Кичә – 17 гыйнварда 16:55 сәгатьтә Тукай районында Чаллы – Түбән Кама автомобиль юлының бишенче чакрымында котчыкмалы юл фаҗигасе булган. Ике машина маңгайга-маңгай бәрелешкән, дип яза “Челнинские известия”.
Басма хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев сөйләп үткәнчә, Түбән Камага таба баручы "Suzuki” (рулендә 35 яшьлек ир-ат булган), зур тизлектә килүе сәбәпле, каршы як полосага “очкан” һәм “Chevrolet” га (йөртүчесе – 67 яшьлек ир-ат) килеп бәрелгән.
Фаҗигадә "Suzuki”ның 57 яшьлек пассажиры (хатын-кыз) һәм "Chevrolet”ның 58 яшьлек пассажиры (ир-ат) һәлак булган. Йөртүченең икесе дә һәм "Suzuki”ның тагын бер пассажиры бик җәрәхәтләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез