Бу хакта Kazan digital week халыкара конференциясе кысаларында узган вебинарда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге житәкчесе Ростислав Туишев хәбәр итте.
"Агымдагы ел башында Татарстанда Радиология дата үзәге эшли башлады. Анда республикада кулланылган технологик жиһазлар тоташтырылган. Биредә диагностик тикшеренүләр уздыручы табиблар утырган референс үзәк тә эшли", - дип сөйләде ул.
Туишев сүзләренә караганда, шушы ук үзәк базасында ясалма интеллект лабораториясе дә булдырырга жыеналар. Шул рәвешле КТ һәм МРТ сурәтләрен табиб кына түгел, робот та анализлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез