Кичә кичке тугызлар тирәсендә Чаллының ГЭС бистәсендәге 10 комплекстагы йортка бер ир-атка ашыгыч ярдәм чакырганнар.
Ләкин табиблар килгәндә инде соң була, ир алты сәгать чамасы элек үлгән булган.
41 яшьлек ир ГЭС бистәсендә яшәгән дустына кунакка килгән. Ул йокларга яткан, тик аны аннары уята алмаганнар. Булган хәл турында беренче булып фатир хуҗасының танышы белгән.
Хәзер морг белгечләре ирнең кинәт вафат булуының сәбәпләрен ачыклап, төгәл диагноз куячак. Аның рәсми рәвештә беркайда да эшләмәве билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез