Без күпбалалы гаилә булып саналабыз. Балалар белән гел йөрергә туры килә. Әмма кая гына барсак та, машинаны кую проблемасы килеп чыга. Безнең кебекләргә берәр ташлама юкмы икән ул?
Галия Садретдинова. Казан
Кызганыч, әмма Татарстанда күпбалалы гаиләләргә закон нигезендә бушлай парковка каралмаган. Әмма инициативалар, тәкъдимнәр юк түгел. Аерым алганда, сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм поликлиникалар янында күпбалалы гаиләләргә бушлай машина кую урыны булдыру тәкъдим ителә, шулай ук муниципаль парковкаларда да бу мөмкинлекне карау сорала.
Шул ук вакытта Россиянең 37 төбәгендә күпбалалы гаиләләр машиналарын парковкага бушлай куя ала. Мәсәлән, мондый ташламалар Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Тверь, Рязань кебек шәһәрләрдә, Башкортстан Республикасында бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез