Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, +26 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген – 20 августта Татарстанда явым-төшемле, җылы һава саклана. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава. Көндез урыны белән (шул исәптән Казанда) кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Яшен булырга мөмкин. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метр тизлектә җил.

Һава температурасы көндез +21...+26 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре