Газетага язылу

Татарстанда мигрантларны 10 төрле эшкә алмаска җыеналар

2025 елда Татарстанда мигрантларны кайбер эшләргә җәлеп итүгә тыю кертмәкчеләр. Республика Рәисенең бу җәһәттән закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “Татар-информ”.

Тыю 10 икътисадый эшчәнлек төренә кагылачак. Болар – хәтәр йөкләр ташу; җиңел такси һәм аренда автомобилендә эшләү; финанс хезмәтләре күрсәтү (иминият һәм пенсия белән тәэмин итү хезмәтләреннән тыш); дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэминаттан тыш); финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек; хокук һәм бухгалтерия учеты өлкәсендә эшчәнлек; ветеринария; сак хезмәтләре, шул исәптән шәхси; комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү; компьютерларны, шәхси куллану әйберләрен һәм хуҗалык-көнкүреш максатындагы әйберләрне ремонтлау.
Компанияләр һәм оешмалар документ (кабул ителсә) гамәлгә кергәннән соң өч ай эчендә штатларын указга туры китерергә тиеш булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре