Татарстанда милли костюм көнен кертүне тәкъдим иттеләр

Татарстан Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова Татарстанда милли костюм көнен гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы Телеграм-каналында хәбәр итә.

Ратникова әйтүенчә, әлеге сорау Дәүләт Советының узган чакырылышында да күтәрелгән. Аны тормышка ашыру өчен республика законына үзгәрешләр кертү кирәк булачак. Ул әлеге идеяне мөһим һәм позитив дип атаган һәм аны эш планына кертергә тәкъдим иткән.

Әгәр инициатива хупланса, республикада традицион татар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруга багышланган яңа бәйрәм барлыкка киләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре