Татарстанда минималь куллану бюджетын 21,3 мең сумга кадәр арттыру күздә тотыла. Бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карары Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
“Татарстан Республикасында 2022 елның II кварталы өчен минималь куллану бюджеты күләмен 21 300 сум күләмендә билгеләргә”, – диелгән документ проектында.
Минималь куллану бюджеты – кешегә иң кирәкле товарлар һәм хезмәтләр бәясе, дигән сүз. Асылда минималь куллану кәрҗине бәясен чагылдыра.
Республикада 2022 елның I кварталында минималь куллану бюджеты 19 424 сумга тигез иде. Шул рәвешле ул 1 876 сумга арта. Хәзерге вакытта карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Экспертиза 15еннән 22 июльгә кадәр үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез