Газетага язылу

Татарстанда мошенниклар, танышы аккаунтын ватып, 42 яшьлек хатын-кызның акчасын урлаган

Казанда мессенджер аша чираттагы мошенниклык очрагы теркәлгән. 42 яшьлек хатын-кыз, танышына ярдәм итү йөзеннән, счетына 10 мең сум акча күчергән.

Әмма соңыннан акчаның мошенниклар кулына эләгүе: танышы аккаунтының “ватылган” булуы ачыкланган. “Татар-информ”, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Бу хәл мессенджер аша танышыннан акча җибәрү үтенече белән хәбәр алынганнан соң килеп чыккан. Ярдәмчел ханым, аны-моны уйлап тормастан, тиз генә акча күчереп куйган.
Эчке эшләр министрлыгы уяу булу һәм бигрәк тә акча күчерү турында сүз барганда килеп ирешкән мәгълүматны кат-кат тикшерү зарурилыгын искә төшерә. Банк карталары мәгълүматлары турында беркемгә дә хәбәр итмәү, билгесез счетларга акча күчермәү киңәш ителә.
Мошенниклык корбанына әйләнгән очракта, кичемәстән полициягә 102 яки 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
Әлеге очрак буенча “Мошенниклык статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре