Чаллыда газ ягулыгында эшләүче “Москвич” автомобильләре җитештерелә башлаячак. Петербург Халыкара икътисадый форумында “РариТЭК Холдинг”, “Москвич” заводы, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу җәһәттән тиешле килешүгә кул куйган, дип яза “РБК Татарстан”.
Федераль проект бу. Ул Россиядә автомобиль тармагын үстерү, шулай ук яңа эш урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
“Москвич” газ-мотор ягулыгындагы автомобиль проектын уңышлы тормышка ашыру Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә зур файда китерәчәк, – дип сөйләп үтелгән “РариТЭК Холдинг” компаниясенең матбугат хезмәтендә. – Табигый газда эшләүче машиналар җыю проекты икътисадый яктан гына түгел, экологик яктан да бик мөһим”.
Шулай итеп, “КамАЗ” гавами акционер җәмгыятенең кече компаниясе – “Москвич” производствосының бер өлешен Татарстанга күчерү көтелә.
Исегезгә төшерәбез: быел “КамАЗ” Мәскәү белән партнерлык нигезендә Россиядә беренче тапкыр 50 миллиард сумга роботлаштырылган завод төзи башлаячак. Предприятиедә уртача һәм авыр йөк машиналары җитештереләчәк. Заводны 2026 елга кадәр төзеп бетерү күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыру кысасында 1,4 мең эш урыны булдырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез