Чаллыда мотоциклчы машинага килеп бәрелгән. Кызганычка, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
“Татар-информ” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, авария кичә 12.20 сәгатьтә Хәсән Туфан проспектында килеп чыккан. “Лада Гранта” автомобиле (рулендә 67 яшьлек ир-ат булган) Тынычлык проспекты ягыннан килгәндә “CFMoto” мотоциклы белән бәрелешкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез