2025 елның 1 февраленә алынган мәгълүматларга караганда, Ттарстанда 97,5 мең чит ил гражданины бар. Бу хакта Татарстан буенча Россия эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Антон Губачев әйтте.
Аның әйтүенчә, 97,5 мең чит ил кешесенең 75,4 меңе миграция теркәвен узган. Тагын 22 меңгә якын мигрант республикага вакытлыча яшәргә рөхсәт яки яшәүгә рөхсәт нигезендә килгән. Шул ук вакытта, 2024 елда идарәдә миграция теркәвенә бәйле 426,6 меңнән артык гариза кабул иткәннәр.
“Ел дәвамында республикага 400 меңнән артык чит ил кешесе килде. Болар – эшчеләр, студентлар, туристлар”, – дип тә ачыклык кертте Антон Губачев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез