Татарстанда ноябрь уртасы гадәттәгедән җылырак булачак

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2025 елның 11 ноябреннән 20 ноябренә кадәр төбәк территориясендә температура фонының климат нормасына карата сизелерлек артуы фаразлана.

Һаваның уртача температурасы бу вакыт өчен гадәти булган күрсәткечләрдән 5 градуска югарырак булыр дип көтелә. Синоптикларның мәгълүматларына караганда, бу чорда Татарстан Республикасы буенча уртача температураның климатик нормасы -3,2 °C, ә Казан буенча -2,5 °C чамасы тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре