Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүнең өстенлекләрен аңлатканнар

Бер тапкыр түләү күләме 2 миллион сумга җиткән

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү отышлырак. “Батыр” үзәге башлыгы Владислав Кузнецов өстенлекләрен аңлатып үткән.

Аның әйтүенчә, кандидатларның документларын бик тиз генә рәсмиләштерүдән тыш (1 тәүлектән артмый), барчасын да әйбәт кенә акча кереме көтә. Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 2 миллион сумга җиткерелгән. Илдә шундый иң югары түләүләрнең берсе бу.

Контрактникларга бер тапкыр түләүгә Татарстаннан – 1,3 миллион сум, Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, муниципалитетлардан – 300 мең сумга кадәр түләү керә. Татарстанда контракт төзүчеләрнең һәммәсе шуның кадәр күләмдә акча алачак. Ә инде махсус хәрби операция зонасында аена 210 мең сум һәм аннан күбрәк түлиләр.

Башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килүчеләргә документларын рәсмиләштерү чорында яшәү һәм юл чыгымнары каплана. Контрактниклар бер тәүлек эчендә кирәкле балык документларын рәсмиләштерә, медицина тикшеренүе уза, үзләренә тиешле барлык ташламалар һәм түләүләрне ала.

Чит илдән килүчеләргә һәм аларның гаиләләренә Россия гражданлыгын һәм ИНН алуга ярдәм ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре