Спас районы Болгар интернат-йортында яшәүчеләр күршедәге Алексеевск районына экскурсиягә барган. Өлкәннәр анда ике музейда булган. Сәфәр “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә оештырылган. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Шулай итеп, өлкән буын вәкилләре Алексеевск бистәсендә В. Абрамов исемендәге туган як һәм Сугышчан дан музейларында булган. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, экскурсия, өлкәннәрдә туган як тарихы һәм үткәненә карата кызыксынуны саклап калу өчен, Россия көненә багышлап үткәрелгән.
“Пенсионерлар экскурсоводларны бик бирелеп тыңлады, төрле сораулар бирде, хайваннар мумияләрен, милли кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы, эш кораллары, элекке акчаларны, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның, сугышчан орден-медальләргә лаек булучыларның фотосурәтләрен кызыксынып карады”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкта.
“Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләгә финанс ярдәме”, “Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез