Газетага язылу

Татарстанда респиратор инфекцияләр белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә

Татарстанда атна саен 11 меңгә якын ОРВИ, грипп һәм COVID очрагы теркәлә. Авыру очракларыәлегә эпидемия бусагасыннан түбән. Авыручыларның 52%ы - өлкәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе– ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев катнашты.

Вирусологик мониторинг мәгълүматлары буенча, соңгы атнада барлык респиратор инфекцияләр структурасында грипп вируслары өлеше дүрт тапкырга диярлек арткан. Сезон башыннан бирле 166 кеше грипп белән авырган.

А гриппы вирусы өстенлек итә, ул авыррак агым һәм өзлегү куркынычы белән характерлана. Ул бигрәк тә кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч.

Гриппның авыр формаларыннан һәм аннан өзлегүләрдән саклануның иң нәтиҗәле ысулы - вакцинация, ул үпкә ялкынсынуыннан һәм үлемнән саклый. Агымдагы эпидсезонда грипп вирусының өч яңа тибына вакцина составы тулысынча үзгәргән. Бу халыкта калдык иммунитет булмауны аңлата.

Вакцинация балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулары булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар өчен аеруча әһәмиятле. Куркынычның һөнәри төркемнәренә медицина, мәгариф, транспорт, коммуналь өлкә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләре керә.

Грипп белән авыруның иң югары ноктасы декабрьнең соңгы ункөнлегенә фаразлана. Шуңа күрә декабрь башына кадәр беренче чиратта хәвеф-хәтәр төркеменә кергән халыкны якларга кирәк. Чөнки прививкадан соң иммунитет формалаштыру өчен ким дигәндә ике атна кирәк.

Бүгенге көндә медицина оешмаларында 23 мең дозадан артык вакцина бар. Кайбер районнарда препаратлар булганда вакцинациянең аз ясалуы күзәтелә. Бөгелмә, Зеленодольск, Лениногорск районнары, шулай ук Чаллы шәһәре аерым игътибар таләп итә.

Шәхси профилактика чараларын көчәйтергә тәкъдим ителә. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану. Һава торышына карап киенергә, авырулар белән элемтәгә кермәскә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булу вакытын кыскартырга. Кирәк булганда медицина битлекләре киеп йөрергә.

Шулай ук җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәсендәге хокук бозулар турында да хәбәр ителде.

Республикада ай саен лаборатор тикшеренүләр өчен кибетләрдән азык-төлек сатып алу юлы белән азык-төлек продукциясе мониторингы үткәрелә. Бер ел эчендә 20 төр продуктның 400дән артык пробасы тикшерелгән. Һәр өченче проба гигиена нормативларына туры килми.

Иң критик продукция – әзер ризык төркемендә. Бу продукциянең 73%ы таләпләргә җавап бирмәгән: ролллар, салатлар, илнең башка төбәкләреннән җитештерүчеләрнең гарниры булган әзер ризыклар.

565 мең сумлык штраф салынган. Декларацияләрне гамәлдән чыгару турында 7 карар чыгарылган. Бу юнәлештә генә дә 5 тоннага якын продукция сатудан алынган, барлыгы - 16 тоннадан артык сыйфатсыз продукция.

Кече бизнесны даими тикшермәү санитария таләпләрен тупас бозуга китерә: кирәкле биналар һәм җайланмалар юк, җитештерү агымы үтәлми, продукцияне саклау шартлары бозылган.

Мондый хокук бозулар өчен объект эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору чарасы кулланыла. Быел чикләүләр 53 азык-төлек объектына кагылган. Узган елда - 73, 2024 елда - 19. Массакүләм агулануларны булдырмау өчен катгый чаралар үтәргә кирәк.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре