Прокуратура Казанда Зәйдән 19 яшьлек кызга карата гаепләүне раслаган. Ул ришвәт бирмәкче булган өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Кыз 2023 елның августында имтихансыз гына Казандагы бер югары уку йортына кермәкче булган. Моның өчен ул арадашчыга 230 мең сум күләмендә ришвәт тапшырган. Тегесе, алдап, кызның акчасын урлаган.
Кыз хокук саклау органнарыннан качып котылмакчы булган. Әмма аны тоткарлаганнар. Шуннан соң сак астына алганнар.
Кыз үз гаебен тулысынча таныган. Эш Казанның Мәскәү районы судына тапшырылган. Шул ук вакытта кызның акчасын урлаган ир-ат шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез