Татарстанда сабый һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылды

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүне шәхси контрольгә алды

Татарстанда Васильево бистәсендә күпфатирлы йорт тәрәзәсеннән ташланган сабыйның үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, биш яшьлек кыз сабый баланы торак бина тәрәзәсеннән этеп чыгарган. Бала алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Әлеге факт буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе Җинаять кодексының 125 маддәсе - "Куркынычта калдыру" буенча җинаять эше кузгатты.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүне шәхси контрольгә алды. Ул Татарстан Республикасы буенча ведомствоның тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга процессуаль тикшерүнең барышы һәм килеп чыккан хәлнең билгеләнгән шартлары турында җентекле доклад тапшырырга кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре