Узган җомга көнне – 23 августта Роспоотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә баланың ризыктан бик нык агулануы турында ашыгыч хәбәр кергән. Агуланган мәктәп укучысының Тәтеш шәһәре Ленин урамындагы “Нур” кафесында тукланганлыгы турында әйтелгән.
“KazanFirst” Роспотребнадзорның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, идарә хезмәткәрләре чакырылган урынга шундук килеп җиткән. Алар ризыктан пробалар алган, өстәлләрнең, кухня кирәк-ярагының чисталыгын, персоналны тикшергән. Санитария-дезинфекция режимының, ризык әзерләү һәм саклау шартларының санга сугылмавы, шулай ук хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәве ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча кафены вакытлыча ябу турында карар кабул ителгән.
Тикшерү материаллары судка җибәрелгән.
Идарәнең матбугат хезмәтеннән аныклап үтелгәнчә, кафеда ризык белән агулануның башка очраклары теркәлмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез