Татарстанда Щербаково бистәсендәге картлар йорты хуҗасын СИЗОга озатканнар

Казанның Совет районы суды Щербаково бистәсендә шәхси картлар йортын оештырган 40 яшьлек Чулпан Мифтаховага чикләү чарасын сайлаган. Ульяновск якларында туып-үскән хатын-кызны 1,5 айга СИЗОга озатканнар. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Мифтахованың 4 баласы бар. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылганы булмаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе беренче бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Айрат Гыйниятуллин аны сак астына алуны сораган. Үзенең үтенечен, шәхси пансионатны оештыручылар арасыннан кайберләренең әле эзенә төшелмәү сәбәпле, Мифтахованы, дусларын кисәтә алмасын өчен, 1,5 айга СИЗОга озату зарурилыгы белән аңлаткан.

“Бездә бернинди дә начар ният юк иде. Мине өй арестына җибәрүегезне сорыйсым килә. Янгын куркынычсызлыгының тиешенчә булдырылмавына гаеплемен. Начар булса, миңа кешеләрне китермәсләр иде. Күп тапкырлар шалтыратып, урамда калган әбиләрне үземә алуымны сорадылар. Без аларны чистарттык-юындырдык, кайгырттык. Шәхси файда алу өчен дип уйлыйсызмы?.. Авылда иске йортымнан башка бер нәрсәм дә юк”, – дигән хөкем ителүче хатын-кыз.

Адвокат басым ясап әйткәнчә, Мифтахованың җинаятькә бернинди дә катнашы юк. Өстәвенә ул гаиләне туендыручы, 4 кечкенә баласы анасы. Ул да йомшаграк чикләү чарасын куллануны сораган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче бер хатын-кыз әбисенең югалуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Карчыкның шушы пансионатта яшәве һәм вафат булуы ачыкланган. Шул ук вакытта бөтен мөлкәтенең оныгына мәгълүм булмаган кешегә язылганлыгы билгеләнгән.

Шуннан соң пансионат белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре кызыксынган. Прокуратура, тикшерү үткәреп, картларны тоту шартларының бик начар булуы ачыклангач, пансионатны ябуны таләп иткән. Картлар йортын оештыручы Чулпан Мифтахова карата иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган. Кичә кичен аны тоткарлаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре