Республикада социаль әһәмияткә ия берничә объект ачылачак. Эшләр «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы» кысасында башкарыла.
Лениногорск – Чирмешән автомобиль юлы участогын төзекләндерү тәмамланды
15 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслекне һәм тигезләүче катламны салу, вак асфальт-бетон япманың өске катламын төзү буенча эшләр башкарылган. Моннан тыш, юл кырыйлары вакланган асфальт белән ныгытылган. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында башкарыла.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназияне төзекләндерү барышы белән танышты
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Тимур Нагуманов халык программасы объектын төзекләндерү барышын тикшерде. Бүген биредә фасад эшләре тулы көченә алып барыла. Бинада капиталь ремонт федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акча һәм «Татнефть» ярдәме белән үткәрелә. Мәгариф учреждениесендә инженерлык челтәрләре алыштырыла, фасад яңартыла, канализация һәм җылыту системасы, түбә ремонтлана. Яңа уку елында биредә контроль-керү посты урнаштырылачак, сак сигнализациясе, тышкы һәм эчке видеокүзәтү, турникетлар, металл рамкалар барлыкка киләчәк.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 16 нчы мәгариф үзәген карады
34 нче комплексның яңа мәктәбендә төзелеш эшләре тәмамланган инде. Яңа уку елыннан биредә Face ID (мәктәпкә керүчеләрнең йөзләрен камера аша тикшерү) эшләячәк. Яңа камералар мәктәп укучыларының иминлеген тәэмин итәчәк. Моннан тыш, бу системаны укытучыларның эш вакытын күзәтү һәм әти-әниләргә балаларының мәктәпкә килүе һәм китүе турында хәбәр итү өчен кулланырга мөмкин булачак. Быел бу система Чаллыда 2 яңа мәктәптә урнаштырылган.
– Яңа мәктәп Татарстан Рәисе ярдәме белән төзелде. Объектның бәясе – 2,5 млрд сум. Яшь микрорайон өчен бу мөһим һәм кирәк, – диде Наил Мәһдиев.
Мәктәп директоры Рамил Садриев сүзләренә караганда, 16 нчы мәгариф үзәге җиһазлар буенча Россиядә иң заманча мәктәпләрнең берсе.
– Мәктәптә VR-күзлекле 28 эш урынына 3D күзлекле кабинет, бөтен кабинетларга комплекслар урнаштырылган. Быел 1–7 нче сыйныф укучыларын көтәбез, – дип уртаклашты директор.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез