Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлеше 65,8 процентка җиткән

Республикада барлыгы 12 мең спорт корылмасы эшләп килә. Аларның һәркайсы бер үк вакытта 331 980 кешене сыйдырырга мөмкин. Татарстан спорт министры Владимир Леонов коллегия утырышында шулай дип белдергән.

“2024 елда спорт инфраструктурасын үстерүгә 7,8 миллиард сумнан артыграк акча бирелде”, – дип басым ясап әйткән ул.
Республикада 11 ел эчендә барлыгы 5 074,24 миллион сумга 1172 спорт мәйданчыгы төзелгән. 40 хоккей тартмачыгы, 44 модульле чаңгы базасы, өсте ябулы 19 футбол манежы файдалануга тапшырылган.
Быел тагын 23 спорт корылмасын төзү күздә тотыла. Шул ук вакытта 2025-2027 еллар аралыгында ГТО нормаларын тапшыру өчен 31 мәйданчык урнаштыруга федераль бюджеттан 50 166,04 мең сум биреләчәк. Министр әйтүенчә, 700 миллион сумга тагын 19 универсаль спорт мәйданчыгын һәм өсте ябулы 4 футбол манежын булдыру күздә тотыла.
Шулай ук Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлеше 65,8 процентка җиткән. Әлеге күрсәткеч узган елдагы белән чагыштырганда 2,9 процентка арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре