Газетага язылу

Татарстанда су торбасын тоташтырганда бер эшче туфрак өеме астында калган

Яңа Чишмә районында су торбасын тоташтырганда бер эшче туфрак өеме астында калган. Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ”га шул хакта хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу хәл бүген Ленино авылында көндезге уникеләр тирәсендә, эшче “Хорошее место” кафесына сузылган су торбалары белән эшләгәндә килеп чыккан.

Бәхеткә, коткаручылар ир-атны үлемнән йолып калуга ирешкән. Ул исән-сау, җәрәхәтләнмәгән, имгәнмәгән.

Фаҗигагә юлыга язган эшче кафе директорының туганы булып чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре