Татарстанда “Суд приставлары – балаларга” акциясе барышында 70 миллион сум түләтелгән

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Ибәтуллин Татарстанда “Суд приставлары – балаларга” Бөтенроссия акциясенең йомгаклары турында сөйләп үткән. Шулай итеп, акция үткәрү барышында – 19 майдан 2 июньгә кадәр 70 миллион сум түләтелгән. Уртача статистик күрсәткечләрдән 2 тапкыр зуррак сан бу.

Альберт Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, 2024 елда барлыгы 2,2 миллиард сум бурыч түләтелгән. Әлеге сан алдагы елның шушы ук чорындагы күрсәткечкә карата күпкә зур. 2020 елдан Татарстанда барлыгы 5 миллиард сумнан артыграк бурычны түләтүгә ирешелгән.

Бүгенгә республикада 26 мең бурычлы кеше теркәлгән. Алар белән актив төстә эш алып барыла. Аерым алганда, 800гә якыны Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Шушы контрактлар буенча быел 5 ай эчендә 65 миллион сум тотып калынган

“Бурычның гомуми күләме шактый ук зур булуга карамастан, бурычлылар саны кимү күзәтелә”, – дип белдергән Ибәтуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре