Газетага язылу

Татарстанда тәрәзә юганда 24 яшьлек кызның бармагы өзелгән

Республика клиник хастаханәсе табиблары, балдагы тәрәзәнең чыгынты урынына эләгеп калу сәбәпле, бармагын өзгән 24 яшьлек кызга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” РКБның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Микрохирурглар кызны бармагыннан мәхрүм итмәс өчен, тукымасын тергезү максатында, зыян күрүченең корсагына тегеп куйган. Ул 4 атна буе шулай йөриячәк. Шуннан соң травматологлар бармакны урынына утыртачак.

“Татар-информ” язганча, 2 нче травматология бүлегендә моңа кадәр дә шундый бер очрак булган. Исерек ир-ат, электр вышкасына менеп, үткәргечкә тотынган. Ток узу сәбәпле, кулына бик каты зыян килгән. Аның да кулын, тукымаларын торгызу максатында, вакытлыча корсагына тегеп торганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре