Татарстанда Татар әниләренең беренче форумы узачак

Казанда «Әниләр марафоны» проекты һәм «Сөембикә» журналы белән берлектә «Татар әниләренең беренче форумы» узачак. Бу хакта оештыручылар марафон йомгаклары уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова сүзләренә караганда, башка еллардан аермалы буларак, быел марафонга йомгак икенче төрле форматта ясалачак. Ул 7 декабрьдә «Татар әниләренең беренче форумы» кебек узачак. Бер мәйданда марафонда актив катнашкан әниләр җыелыр дип көтелә. Форумга профессионал спикерлар чакырулы. Алар бала тәрбияләү, бала психологиясе, хатын-кызның ресурста булу темаларына чыгыш ясаячак. Ахырдан финалист әниләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшыру каралган. 

«Әниләр марафоны» авторы Динара Миңнекаева 21 көн буена барган проектның үзенчәлекләре белән таныштырды. Бу елгы марафонда аеруча зур әһәмияткә ия өч тема бар. Оештыручылар хәзерге көндә актуаль булган психолог киңәшләре, бала һәм аның теләкләре, шулай ук тыелган темаларга сөйләшүгә багышланган язмаларны билгеләп үтте. 

– Марафон йомгакларына килгәндә, 21 көн дәвамында әниләр төрле темаларга язмалар әзерләде, биремнәрне үтәп барды. Бүгенге көндә 300гә якын эш тикшерелгән. Безгә төрле фикерләр һәм кызыклы мәгълүматлар белән очрашырга туры килде. Марафон кысаларында әниләр күңелләрендәге хисләрне, гаилә эчендә генә саклана торган серләрне социаль челтәрләрдәге язылучыларына ачып салды. Ә бит боларның барысын да эзлексез рәвештә язып һәм күрсәтеп бару – зур батырлык, – диде Динара Миңнекаева. 

«Әниләр марафоны»нда быел төрле төбәкләрдән катнашучылар булган. Әмма шулай булуга карамастан, «Татар әниләренең беренче форумы» республика эчендә генә узачак. Киләсе елларга исә форумны Россиягә, халыкара форматка чыгару планлаштырыла. 

«Әниләр марафоны» төрле яшьтәге әниләрне берләштерә. Әйтик, быелгы иң яшь марафончы әнигә – 28 яшь, ә иң өлкәненә 90 яшь булган. Динара Миңнекаева сүзләренчә, гомумән алганда, 60-70 яшьтән арткан хатын-кызлар проектта катнашырга күбрәк теләк белдерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре