Казанның Киров районы суды Эвелина Якуповага саксызлык белән кеше үлеменә китергән өчен хөкем карары чыгарган.
“Гаепле дип танырга һәм 3 ел да 6 айга колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы билгеләргә”, – дигән судья. Моннан тыш, җәза срогы тәмамлангач, ул 2,5 елга автомобиль белән идарә итүгә бәйле эшчәнлеккә хокукын югалтачак.
Моңа кадәр мәгълүм булганча, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Якуповага колония-поселениедә 5 еллык җәза чарасын билгеләүне сораган.
Шул ук вакытта хөкем алдына баскан туташның адвокаты, якларның уртак телгә килүләре сәбәпле, эшне тәмамлауны сораган.
Исегезгә төшерәбез: 8 гыйнварда Казанның Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова үзенең автомобиленә бәйләнгән тюбингта дустын – 20 яшьлек Дарья Акинованы утыртып йөрергә булган. Автомобиль тизлеген арттырган бер мәлдә, Дарья утырган “ватрушка” юл билгесенә килеп бәрелгән.
Зыян күргән 20 яшьлек кызны хастаханәгә озатканнар. Биредә ул җан биргән. Эвелина Якупова табибларга, дустының, янәсе, тюбингка утырып таудан шуып төшкәндә киртәгә килеп бәрелүен әйткән. Фаҗига булган урынга 2 егет килеп, кан эзләрен юк иткән һәм теге “ватрушка”ны алып киткән. Бу хәл, шулай ук тюбингның юл билгесенә килеп бәрелү мизгелләре урамдагы видеокүзәтү камераларына эләккән.
Кыз үлгәннән соң тикшерүчеләр Дарья Акимова “килеп бәрелгән” койманы карарга килгән. Биредә алар машина йөртүченең нәрсәнедер яшерүен аңлаган. Озакламый фаҗиганең барлык нечкәлекләре мәгълүм булган һәм Эвелина сак астына алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез