Торак, социаль-мәдәни объектлар төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм ташламалы категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру эшләре тәмамлануга якынлаша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдә имгәнү очракларын кисәтү буенча профилактик эш дәвам итә. Контроль-күзәтчелек чаралары алып барыла - төзелеш мәйданчыкларын даими рәвештә юнәлеш ведомстволары һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тикшереп тора.
Ел башыннан бирле 2 мең 460 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәсе 1 мең 393 очракта дисциплинар йогынты чаралары чыгарылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе шул ук чорда 1 мең 745 тикшерү уздырган. Ведомство белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында барлыгы 567 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан бирле 2 мең 519 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Тикшерү барышында хезмәт законнарын бозуның 5 мең 571 очрагы ачыкланган, шуларның 5 мең 459ы инде бетерелгән. Бүгенгә республикада 3 млн 335 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 102% үтәлүен күрсәтә.
Коммерциячел күп катлы төзелеш планы 47%ка үтәлгән: гомуми мәйданы 796 мең кв.м булган 96 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека өлешендә еллык план үтәлгән. Гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 44 торак йорт төзелеше тәмамланган.
Шәхси торак төзелеше буенча бүгенге көнгә мәйданы 2 млн 376 мең кв. метрдан артык булган 17 мең 607 йорт файдалануга тапшырылган.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә исә, ятим балалар өчен билгеләнгән 450 торак бина буенча контрактлар төзү этабы төгәлләнгән. Соңгы ике атнада 4 торак йорт файдалануга тапшырылган, аларда 87 торак урын сатып алынган.
«Яшь гаиләләр» категориясендә быел 69 алучы исәпләнә, шуларның 67се субсидия акчаларын кулланган инде. Калган 2 гаилә торак сайлау этабында. «Күп балалы гаиләләр» категориясе буенча бүгенге көнгә 27 сертификатның 26сы 2 мең 247 кв. м мәйданда сатылган.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике программа төгәлләнгән. Хисап чорында объектны тапшырганнан соң республиканың Тукай районында «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» программасын төгәлләгәннәр, анда юллар һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзү каралган. Быел гамәлгә ашырыла торган 14 социаль-мәдәни объект программасының 11е төгәлләнгән.
Мәгариф, медицина, спорт һәм мәдәният учреждениеләре төзелешен үз эченә алган 3 программа эшләнеп бетмәгән. Бүгенге көндә 8 гомуми белем бирү учреждениесенең 3сендә төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, алар Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә урнашкан. Алар буенча үтәлеш тиешенчә 24%, 45% һәм 48% тәшкил итә.
5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе буенча эшләр Питрәч һәм Зеленодольск районнарында 2026 елга күчәчәк ике объектта дәвам итә. Алар буенча үтәлеш тиешенчә 44% һәм 53%.
Агымдагы елда төзелә торган 53 сәламәтлек саклау объектының бары тик бер генә медицина учреждениесендә Байлар Сабасы штб эшләр дәвам итә. Аның буенча үтәлеш 87%.
Яшьләр сәясәте линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга 10 объект кертелгән. Бу атнада соңгы объект - Арча районындагы яшьләр үзәге буенча эшләр төгәлләнгән.
Спорт министрлыгы линиясе буенча төзелә торган 23 объектның берсе - Футболны үстерү үзәген төзү киләсе елда да дәвам итәчәк, аның әзерлеге бүгенге көнгә 54% дип бәяләнә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына «Мәдәният» тармагының дүрт объекты кертелгән. Төзелеш-монтаж эшләре Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә 2026 елга күчәчәк ике күп функцияле үзәктә дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 43% һәм 53% тәшкил итә.
Казанда ләм кырларын рекультивацияләү буенча эре экологик проектны гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Объект 93%ка әзер.
Федераль һәм республика программалары кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү өлешендә быел гамәлгә ашырыла торган 8 программаның 7се төгәлләнгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы төгәлләнмәгән килеш кала. Питрәч районындагы соңгы объектта эшләр бара әле, аның буенча 98% үтәлгән. Монда эшләрне киләсе атнада тәмамлау планлаштырыла. Узган 2 атнада Зеленодольск һәм Сарман районнарында, шулай ук Казанда өч объект төзелеп беткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез