Татарстанда торакны капиталь төзекләндерү программасы 51 процентка үтәлгән

Татарстанда торакны капиталь төзекләндерү программасы 51 процентка үтәлгән. «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык фонды» генераль директоры Айрат Әбүзәров әйтүенчә, 659 күпкатлы йортта төзекләндерү эшләре алып барыла.

Быел барлыгы 763 күпкатлы йортны ремонтлау күздә тотыла. Моның өчен 8,5 миллиард 468 миллион сум каралган. Программада 41 муниципаль берәмлек катнаша. Аның нигезендә 3 мең төрдән артыграк эш башкару, 89 йортта 240 лифтны алыштыру планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре