7 июльдән 18 июльгә кадәр Татарстан халкы түләүле белем бирү хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала.
Консультацияләрне Роспотребнадзор һәм гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре үткәрә. Республика халкыннан шалтыратулар телефон аша кабул ителә:
– Кулланучылар өчен консультация үзәге: (843) 221 90 16 – көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
– Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәләре: 8 (917) 224 87 94 – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 дән 16.00 гә кадәр, җомга көнне: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, 12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез