Газетага язылу

Татарстанда туучылар санын арттыру программасына төзәтмәләр кертү планлаштырыла

Татарстанда 2023-2030 елларга туучылар санын арттыру буенча төбәк программасына (чаралар планына) төзәтмәләр кертү планлаштырыла. ТР Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аерым алганда, программаның максатчан күрсәткечләрен детальләштерү ниятләнә. Туучылар санын арттыру планнарына төзәтмәләр кертү күздә тотылмый. Аерым алганда, 2026 елда республикада кимендә 33 640 сабый туарга тиеш, ә 2030 елда – кимендә 34 441.

Шуның белән бергә максатчан күрсәткечләргә хәзер туучыларның суммар коэффициенты (2025 елда 1,434 тән 2026 елда 1,473 кә кадәр һәм 2030 елда 1,62 гә кадәр үсәргә тиеш) һәм өченче һәм аннан соңгы балалар тууының суммар коэффициенты (2025 елда 0,315 тән 2026 елда 0,384 кә кадәр һәм 2030 елда 0,465) кертелгән.

Бала табу яшендәге 1 мең хатын-кызга абортлар саны 2030 елга кадәр 2025 ел дәрәҗәсеннән артмаска тиеш – 7,7 очрак.

Моннан тыш, программаның яңа күрсәткечләре арасында абортларга кагылышлылары да бар. Аерым алганда, 100 яңа туган балага абортлар саны 2025 ел дәрәҗәсеннән артмаска тиеш (21,7 очрак). Ә аборттан баш тарткан хатын-кызлар өлеше 2026-2030 елларда 40 проценттан да ким булмаска тиеш (2025 елда ул 45,1 процентка тигез иде).

Үз чиратында табиб-педиатрлар, табиб-неонатологлар һәм табиб – акушер-гинекологлар белән комплектлашу 97,8, 91,4 һәм 94,4 процент дәрәҗәсендә сакланырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре