– «Зәңгәр күлләр» территориясендәге урын очраклы сайланмаган – без монда өченче ел рәттән агачлар утыртабыз, бу исә шәһәр эчендә яшел каркасны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларындагы чаралар республиканың барлык районнарында уза, 100 дән артык мәйданчык оештырылган. Без барлык катнашучыларга табигатьне саклауга шәхси өлеш керткәннәре өчен рәхмәтлебез, – диде министр.
Югары Осланда исә “Планетаны коткарабыз” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Артем Макаров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев катнашты. Биредә 38 нче номерлы тупыл агачы утыртылар. Ул һаваны күкерт газыннан чистартырга сәләтле. Тупылның бу төре аграр университетның профессоры Харис Мусин җитәкчелегендәге бер төркем студентлар һәм аспирантлар белән бергә үстерелгән.
«Урманны саклыйк» акциясе 3 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә Татарстанда 500 гектардан артык мәйданда 2,5 млн. үсенте утырттылар, өмәгә 20 мең кеше кушылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез