Комитет рәисе Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, закон проекты кысасында, республикада электрон тәмәке сатуны биш елга – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тыю каралган.
Депутат аңлатканча, тыюның төп максаты – республикада яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклаудан гыйбарәт. «Бүген мондый вейплар базарда модалы һәм сәламәтлеккә зыян салмый торган продукт буларак тәкъдим ителә, әмма медицина тикшерүләре моны кире какты инде», – диде Рәгать Хөсәенов. 1 мартка кадәр бизнес өчен «күчеш чоры» билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез