Татарстанда велосипедчылар катнашындагы юл һәлакәтләре арткан

Татарстанда велосипедчылар катнашындагы аварияләр саны арткан. Республика, шундый фаҗигаләр иң күп теркәлгән төбәкләр унлыгына кереп, Самара өлкәсе белән бергә сигезенче урынга чыккан. Ә менә тулаем ил буенча бу күрсәткеч  узган елдагыга караганда 3,7 процентка кимегән (2451 очрак).

Мотоциклчыларның исә юлларда куркыныч хәлләргә юлыгу очраклары, киресенчә, 18,9 процентка артып, 2776 очрак теркәлгән. Мопедлар һәм башка шундый транспортның юлларда куркыныч хәлләргә юлыгу очраклары исә 24 процентка үскән (1560 очрак).

Белгечләр әйтүенчә, мотоцикл һәм мопедка утырганнарның авариягә эләгү очраклары арту транспортның әлеге төрен үз итүчеләрнең күбәюенә, шулай ук йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәвенә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре