«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә бер катлы шәхси йорт янган.
Әлеге йортта бер гаилә яшәгән. Ир-ат, аның хатыны һәм аларның олы кызы чыга алган, әмма янган йортта 14 яшьлек кыз калган. Янгын сүндерүчеләр аны алып чыккан. Кызны хастаханәгә салганнар, әмма коткарып кала алмаганнар.
Янгынның мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән. Фаҗиганың башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу ( Wi‑Fi роутер). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йортта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылмаган булуын да әйткәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез