Казанның Тынычлык бистәсе янындагы чаңгы-спорт базасы янында хәзер 300 дән артык нарат агачы үсәчәк. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, агач утырту өчен һава торышы бик уңай. Кичтән явып киткән яңгыр үсентеләргә ныгып китәргә ярдәм итәчәк.
- Бүген без Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган бабаларыбыз рухын мәңгеләштерәбез. Бөтен республикада 1,5 миллион агач утыртылачак,-диде ул.

Узган ел да шушы акция кысаларында 1,5 миллион агач утыртылган булган.
Исегезгә төшерәбез, агач утырту акциясе "Экологик иминлек" илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез