Рәсми статистика буенча, хатын-кызларның 77,7% ы - шәһәр халкы. Тагын 22,3% авыл җирлегендә яши. Яшь структурага килгәндә, гүзәл яртының 51,1% ы хезмәткә сәләтле яшьтәге (16дан 56 яшькә кадәр) вәкилләр булып тора. Тагын 31,3% (666 мең кеше) бу яшьтән өлкәнрәк, ә 17,7% (377 мең кеше) - яшьрәк. Икътисади эшчәнлекнең хатын-кызлар керә торган топ-5 төренә:
сәүдә, ремонт, общепит һәм кунакханәләр - 23,2%;
 мәгариф - 17,5%;
 эшкәртү сәнәгате - 12,6%;
 сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр - 11%;
 авыл, урман хуҗалыгы, аучылык, балык тоту һәм балык үрчетү - 5,8%.
Шуның белән бергә, Татарстанда яшәүче 43,2%ның югары белеме бар, ә тагын 41%ы урта һөнәри белем алган. Моннан тыш, хатын-кызларның 13,4% ы урта гомуми һәм 2,4% ы гына төп гомуми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез