Газетага язылу

Татарстанда хезмәт хакы аз булу сәбәпле, кемнәрнең эш урынын иң еш алыштырулары мәгълүм булды

Республикада йөртүчеләр, эшчеләр, кибет складлары, җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук офиста иң гади вазыйфаларны биләүчеләр еш урынын иң еш алыштыра.

Төп сәбәбе – хезмәт хакы түбән булу. Бу хакта   матбугат хезмәте мәгълүматларыннан белергә мөмкин. Эшләүчеләрнең 44 проценты нәкъ менә хезмәт хакы күләменә риза булмау сәбәпле яңа эш урынын эзли.

Һәр 12 хезмәткәрнең берсе (8%) җитәкчелектән канәгатьсезлек белдереп, тагын шуның кадәре – карьера үсү мөмкинлекләрен күрмәве сәбәпле эшен алыштырырга карар иткән. Хезмәткәрләрнең 6 процентын эмоциональ “яну” яңа хезмәт урыны эзләүгә этәргән. Тагын 4 процентын хезмәт шартлары канәгатьләндерми. Респондентларның 3әр проценты яңа урын эзләү сәбәбен чамадан тыш күп эшләргә туры килүе, хезмәт хакының тоткарлануы, күңеленең үзгәрешләр теләве яки бик ерактан эшкә йөрергә туры килүе белән аңлаткан.

мәгълүматларына караганда, Татарстанда прораблар һәм җибәрү-көйләү эшләре инженерлары (150 мең сум), эксплуатация буенча инженерлар (130 мең сум), инженер-энергетиклар (120,6 мең сум) иң күп хезмәт хакына өметләнә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре