Төп сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы.
Татарстанда хезмәткәрләрнең 79 проценты эшеннән китү турында уйлый. Бу хакта “KazanFirst” HeadHunter эш эзләү сервисының Казандагы филиалы директоры Альбина Солтанова мәгълүматларына таянып яза. Аның әйтүенчә, моның төп сәбәбе – хезмәт хакының түбән, хезмәт шартларының уңайсыз булуы, җитәкчеләрнең хезмәткәрләр таләпләренә җавап бирмәве.
Шул ук вакытта, Солтанова билгеләп үткәнчә, көз башына Татарстанда уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 17,4 процентка артып, 82,2 мең сумга җиткән. Аның әйтүенчә, уртача хезмәт хакы чынбарлыкта 8 процентка (рәсми инфляциядән чыгып) үскән.
Филиал директоры сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядә эшсезлек –рекордлы дәрәҗәдә түбән (нибары – 2,4%). Шул ук вакытта 5,54% Россиядә эшсезлекнең нормаль күрсәткече булып санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез