Татарстанда җылытачак дип фаразлый синоптиклар

Зәмһәрир суыклар чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда көндез -14, төнлә -19 градус көтелә. Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын араларда Татарстанда явым-төшем көтелми. Шимбә, якшәмбе – 14-15 гыйнварда термометрның терекөмеш баганасы көндез -8...-14, төнлә -12...-19 градус күрсәтәчәк.

Киләсе атна башында һава температурасының көндез -7...-12, төнлә -12...-17 градус чикләрендә тирбәлүе фаразланыла.

Республикада гыйнварның беренче декадасында тәүлеклек уртача температура нормадан 13-23 градуска кимрәк булган. Атна башында – 9 һәм 10 гыйнварда Баулы, Мөслим метеостанцияләрендә һава температурасының -40 градустан түбәнрәк төшүе теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре