Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Татарстанда 3 334 кеше эшсез буларак теркәлгән. Шул ук вакытта эш бирүчеләр 35 685 вакансия игълан иткән. Ягъни бер эшсезгә 10,7 вакансия туры килә, дигән сүз.
Иң күп буш эш урыннары сәнәгатьтә – 11,4 мең (вакансияләрнең 32 проценты), сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, дәүләт хезмәте өлкәләрендә – 4,6 мең (12,7%), сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә – 2,6 мең (7,3%), транспортта – 2,5 мең (6,9%), төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә – 2,2 мең (6,1%).
Ә менә кадрларга барыннан да азрак ихтыяҗ кичерүчеләр: авыл хуҗалыгы, экология, ветеринария өлкәләре – 500 эш урыны (1,5%), мәгълүмати технологияләр, телекоммуникация, элемтә өлкәләре – 400 урын (1,2%).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез