Ел башыннан бирле Татарстанга 109 меңнән артык чит ил кешесе килгән. Аларның күбесе республикада законлы рәвештә яши, ягъни миграция исәбендә тора, рәсми рәвештә эшлиләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марат Галиев хәбәр итте.
– Быелның 1 июненә Татарстанда 106 мең чит ил кешесе исәпләнә. Бу сан узган елгыдан 13 меңгә күбрәк. Чит илдән килүчеләрнең күбесе – Үзбәкстан һәм Таҗикстан кеше. Хәзерге вакытта республикада даими рәвештә яшәүче 18 меңнән артык чит ил кешесе исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда 26,2 процентка күбрәк. Бу законга кергән төзәтмәләргә бәйле, – дип ачыклык кертте идарә башлыгы. – Моннан тыш, республикада вакытлыча яшәүче 4,9 мең мигрант исәпләнә. Быел 794 кеше Россия гражданлыгын алды.
Быел югары уку йортлары соравы буенча белем алу максаты белән 1025 чакыру рәсмиләштерелгән, 7739 белем алу визасы озайтылган. Яңа уку елына югары уку йортларыннан 3 меңнән артык рөхсәт документы рәсмиләштерергә җыеналар.
Татарстандагы миграция сәясәте – саннарда
– Бүген республикада хезмәт куйган мигрантларның
1477 се – эшләргә рөхсәт язуы;
37 985 е – патент;
12 меңнән артык кеше (нигездә, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Беларусьтан килүчеләр) килешү нигезендә эшли.
– Быел Татарстанда 215 мигрантның законсыз рәвештә эшләве ачыкланган.
– Быел республикада 223 чит ил кешесе тарафыннан кылынган 384 җинаять эше тикшерелгән.
– Быелның дүрт аенда Татарстанда мигрантларга карата 147 җинаять кылынган.
– Судлар һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан чит ил кешесен үзләренә кайтарып җибәрү турында 603 карар чыгарылган. 48 е депортацияләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез