Татарстанлылар судка документларны онлайн рәвештә «Госуслуги» аша җибәрә алалар

Татарстан халкы процессуаль документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша судка җибәрү мөмкинлеге алды. Инициатива "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм республика җәмәгать судьяларының барлык 190 суд участогын колачлый, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

Гражданнарның суд хезмәтләреннән файдалана алуын гадиләштерү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы цифрлы технологияләрне актив кертә. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин яңа сервис ярдәмендә татарстанлыларның хәзер өйдән чыкмыйча гына кирәкле документлар бирә алуларын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре